Җәмгыять
26 Май 2025, 05:28

Узган тәүлектә 20 исерек водитель тоткарланган

Аларның җидесе медицина тикшерүе узудан баш тарткан. 

Узган тәүлектә 20 исерек водитель тоткарланганУзган тәүлектә 20 исерек водитель тоткарланган
Узган тәүлектә 20 исерек водитель тоткарланган

Узган ялларда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Башкортстанда исерек хәлдә булган 20 машина йөртүчене тоткарлаган. Аларның җидесе медицина тикшерүе узудан баш тарткан, дип хәбәр ителә ДАИ Уфа телеграм-каналында.

  Ике ял көнендә Башкортстан башкаласында 58 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә ике кеше зыян күргән, икесе һәлак булган. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас