

Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Евразия күчмә цивилизацияләр музееның төп корпусын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, төбәк җитәкчесе музей проектын 2022 елның июлендә «Шүлгән-Таш» тарихи-мәдәни комплексы ачылышында тәкъдим итте. Яңа объект концептуаль яктан берничә төп тарихи һәйкәлне берләштерәчәк, алар арасында – Алтын Урданың Тура хан һәм Хөсәен Бәк таш мавзолейлары.
Башкортстанның күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин 2025 елның 17 маенда булачак музей комплексының визит-үзәгендә 100 меңлек турист булуы турында сөйләде.
2025 елга планнарда-Тура хан Мавзолеена җәяүлеләр сукмагын ике тапкырга арттыру, шулай ук «Нахлау» һәм «Мәңгелек күчмә учак» арт-объектларын урнаштыру. Башкортстан башлыгы проект эскизлары белән танышты һәм аларның җирлек үзенчәлекләренә туры килүен һәм ландшафтка яхшы туры киләчәген билгеләп үтте.