Җәмгыять
22 Май 2025, 17:30

Дәүләт ярдәме алганнар

Бу мөмкинлектән 680нән артык фермер һәм авыл хуҗалыгы кооперативы файдаланган.

Дәүләт ярдәме алганнарДәүләт ярдәме алганнар
Дәүләт ярдәме алганнар

Башкортстан Республикасында 2020 елдан 2024 елга кадәр 680дән артык фермер һәм авыл хуҗалыгы кооперативы дәүләт ярдәме алды. Грантлар һәм субсидияләр акчаларына алар 4,2 мең берәмлек техника һәм җайланмалар, 10 мең баштан артык терлек, 2 мең умарта оясы, шулай ук 7 мең 500 күпьеллык үсентеләр сатып алганнар.

– Республика фермерларына һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме 5 ел эчендә 2,8 млрд сумнан артып китте,-дип хәбәр итте БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Агымдагы елда төбәкнең агросәнәгать комплексында кече бизнеска ярдәм итү өчен 430 млн сумга якын бюджет акчасы каралган, шуның 374 млн сумы – федераль бюджет акчалары (87%).

Бүген шулай ук «Агростартап» грантына конкурс старт алды. Дәгъвачылар үз проектларын комиссия каршында яклый. Бөтен процесс туры эфирда БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының «ВКонтакте» рәсми битендә трансляцияләнә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас