

Дәүләт хезмәтләре Порталында интернет-мошенниклардан саклану өчен "Жизненная ситуация" сервисы барлыкка килде.
Порталда җинаятьчеләргә каршы тору өчен барлык мөмкин булган инструментлар да бар. Бу хакта вице-премьер Аппараты - РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко хәбәр итә.
Сервис, аппаратта билгеләп үтүләренчә, онлайн-мошенниклар белән очрашкан кешеләр өчен дә, үз-үзен һәм санлы грамоталыкны арттырырга һәм мәгълүмати хәвнфсезлек курсларына язылырга теләүчеләр өчен дә билгеләнгән.
Сервис үз эченә кредит тарихын тикшерү, рәсмиләштерелгән sim-карталар исемлеген карау, кредитларга үз-үзеңне тыю һәм шикле шалтырату турында мәгълүмат белү һәм зарарлы ресурска зарлану кебек инструментларны ала.
Аерым игътибар, билгеләп үтелгәнчә, мошенниклар схемаларына ничек эләкмәскә, яки, мәсәлән, җинаятьчеләр парольне белгән очракта нишләргә икәнен сөйләячәк тәфсилле инструкцияләргә бирелгән.