Җәмгыять
18 Май 2025, 08:55

Сандугач җырын тыңлагыз әле, дуслар

Безнең Нугай авылында (Нагаево бистәсе), йортыбыздан ерак түгел генә бик тә матур итеп боргаланып-сыргаланып Агыйдел елгасы ага, ярында калын гына урманнар бар һәм дә... анда туган авылымның тугаен хәтерләткән куе таллык бар.

Сандугач җырын тыңлагыз әле, дусларСандугач җырын тыңлагыз әле, дуслар
Сандугач җырын тыңлагыз әле, дуслар

Безнең Нугай авылында (Нагаево бистәсе), йортыбыздан ерак түгел генә бик тә матур итеп боргаланып-сыргаланып Агыйдел елгасы ага, ярында калын гына урманнар бар һәм дә... анда туган авылымның тугаен хәтерләткән куе таллык бар.

   Әнә шул таллыкта язын, табигатьнең иң гүзәл мизгелендә, май ае төннәрендә, сандугачкайлар җыр суза. Бу мизгелне ел саен көтеп алабыз һәм һәр кичне ссандугачларның сихри симфониясен тыңларга ашыгабыз. Саф һавада йөреп, кошлар җырына хозурланып, ял итеп кайтабыз. Аллаһның рәхмәте, шулкадәр моң һәм дә дәрт бар бу кечкенә кошчыкларда!

   “Өмет”нең ВК челтәренә кереп сез дә тыңлагыз әле алар җырын, дусларым!

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас