

Бүген Уфада «Торатау» Конгресс-холлында «Атайсал көсө – Сила землячества» Республика форумы кысаларында чаралар старт алды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән бу проект быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланып үткәрелә. Чарада төрле тематикада "түгәрәк өстәл"ләр, фикер алышулар бара. Шуларның берсе - "Атайсал киләчәге. Яшьләр флагманнары" форумы дип атала. Биредә яшьләр арасында төрле чаралар, фестивальләр оештыру, уку йортларында төрле кызыклы проектларны тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Анда спикерлар: «іВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумы директоры, Самара өлкәсе балалар һәм яшьләр Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе Советы рәисе Гнатюк Кристина Юрьевна, Мәскәүдәге И.М. Губкин исемендәге Русия дәүләт университетының Яшьләр проектлары һәм инициативалары үзәге җитәкчесе Артем Владимирович Еремеев, Бөтенрусия һәм халыкара вакыйгалар дизайнеры, "Marycool" компаниясе җитәкчесе Кулагина Мария Сергеевна, Учалыда «Олотау җыены» фестивален оештыручы Линар Рәҗәп улы Галин, БГАУның агрономия, биология химиясе һәм радиология кафедрасы ассистенты Регина Рәфыйк кызы Исламгулова катнаша.
Аларның һәммәсе үз эшләре белән таныштыра, тәҗрибәләре белән уртаклаша, үз чиратында, проблемалары һәм аннан чыгу юллары турында да сөйләшәләр.