+21 °С
Болытлы


КТ процедурасыннан соң Уфадагы шәхси ветеринария клиникасында ике француз бульдогы зыян күргән: берсе үлгән, икенчесен паралич суккан.
Этләрнең хуҗабикәсе «Честный репортаж» телеграм-каналына болай дип сөйләгән: “Тикшерүдән соң шунда ук этләремдә өзлегүләр башланды: баш һәм арка мие шешүләре барлыкка килде. Өч көннән соң этләрнең берсе үлде, ә икенчесен паралич сукты...”
Ханым әйтүенчә, бу уңайдан шәхси ветклиникада дәгъваларны кабул итми һәм әңгәмәгә бармый икән. Нәрсә булып бетәр, билгесез.