

Бүген, ягъни 16 майда, "Торатау" конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Ватан көче" IV республика форумында катнашты. Чара барышында 2021 елдан алып төбәк җитәкчесе башлангычы астында үтүче "Атайсал" проектының тормышка ашырылуы тикшерелде.
Утырыш башланыр алдыннан республика җитәкчесе хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашкан Азамат Әюповка машина ачкычы тапшырды. Азамат Әюпов 2022 елда Ватанны сакларга киткән, авыр яраланган. Батырлыгы, батальонның шәхси составын коткару буенча эвакуациядә күрсәткән ярдәме, дошманның хәрби техникасына юк иткәне өчен Батырлык ордены һәм Шәйморатов медале белән бүләкләнгән.
***
Пленар утырышта төбәк башлыгы кече ватанга күрсәткән ярдәмнәре өчен "Атайсал" проектында катнашучыларга рәхмәт белдерде , аларга дәүләт наградалары һәи истәлекле билгеләр тапшырды.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, проект тормышка ашырыла башлаган вакыттан алып аңарда 7,5 кеше катнашкан. Тормышка ашырылган инициативалар 31 меңгә кадәр җиткән. Бу максатлар өчен 1,7 млрд. сум акча җәлеп ителгән.
Изге эшләре исемлеге бик бай. 950 балалар һәм спорт мәйданчыклары корылмаларга баетылган, 500-дән артык мәчет һәм чиркәү төзелгән һәм ремонтланган. Меңгә якын кабер, 2 меңнән артык һәйкәл һәм обелиск тәртипкә китерелгән, 900 чишмә төзекләндерелгән. "Чын эшләре белән кече ватаннарына ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт",-дип, Радий Хәбиров хөрмәт хисләрен җиткерде "Атайсал" проектында катнашучыларга.