Җәмгыять
15 Май 2025, 08:58

Музейлар – хәтер сандыгы

Адәм баласына һәрчак үткәннәрне белергә һәм истә тотарга кирәк. Чөнки аннан башка киләчәк юк. Ул үз тамырларын, чыганакларын, үз тарихын белсә генә чын кеше булып кала ала. Музейлар булмаса, үткәннәр турында хәтер дә сайрак булыр иде...

Музейлар – хәтер сандыгыМузейлар – хәтер сандыгы
Музейлар – хәтер сандыгы

Адәм баласына һәрчак үткәннәрне белергә һәм истә тотарга кирәк. Чөнки аннан башка киләчәк юк. Ул үз тамырларын, чыганакларын, үз тарихын белсә генә чын кеше булып кала ала. Музейлар булмаса, үткәннәр турында хәтер дә сайрак булыр иде...

   Музейны чын-чынлап халыкның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үзенә туплаган сандык белән чагыштырырга мөмкин. Алар –бүгенге көнгә кадәр кешеләр булдырган иң кыйммәтле нәрсәләрнең берсе булып тора һәм, һичшиксез, безнең буыннар язган тарихны да киләчәккә тапшырырлар.

   Чакмагышның туган якны өйрәнү музее да нәкъ шул максатка хезмәт итә. Бирегә аяк басуга ук күңелгә ниндидер тынычлык иңә һәм син үзеңне тарихның аерылгысыз бер өлеше итеп тоя башлыйсың. Без килгәндә музей директоры Ләйсән Хәлимова, музей караучысы Фәнә Хаҗиева һәм методист Светлана Хаҗиева озакламый ачылачак радиоэлектроника һәм электроника бүлеге өчен экспонатларны тәртипкә китерү белән мәш киләләр иде. Ләйсән ханым әйтүенчә, инде бар да әзер диярлек һәм бүлек ачылуын бик күпләр, аеруча яшьләр һәм мәктәп укучылары дулкынланып көтә.

   Ә шулай да, тарих сандыгы дигәч, без анда тәү чиратта үткәннәрне хәтергә төшерергә, тарихыбызны барларга дип киләбез. Чакмагыш музеенда да күп урын гасырлар буена шушы җирдә яшәүчеләрнең ничек яшәвен, нәрсәгә омтылуларын һәм нинди уңышларга ирешүләрен күрсәтүгә багышланган. 375,9 квадрат метр мәйданны биләгән экспозицияләр залында “Чакмагыш ягы табигате”, “Полеонтология”, “Мәдәният һәм тормыш”, “Район тарихы”, “Бөек Ватан сугышы”, “Җиңүчеләр токымнары” һ.б. бүлекләр урын алган.

   - Безнең музей билгеле краевед Григорий Воробьев исеме белән бәйле. Ул авыл хуҗалыгында нумуслы хезмәт салган һәм яшьтән үк тарих белән кызыксынып, хаклы ялга чыкканнан соң музейга нигез салган кеше. Дистә еллар дәвамында музей төрле биналарда урнашып эшләде, ниһаять, 2012 елда безнең карамакка элекке кинотеатрның бинасын тулысынча тапшырдылар. Еллар дәвамында биредә зур ремонт эшләре башкарылды. Бүген инде сез күргән һәм бар таләпләргә туры килгән бу яңартылган экспозицияләр 2024 ел ахырында ачылды,- ди Ләйсән Рифир кызы.

   Әкренләп музей залы буйлап үтәбез: менә бу витринада Чакмагыш районының данлыклы шәхесләренең – Бөек Ватан сугышы батырларының, билгеле табибларның, артистларның һ.б. шәхси әйберләре урын алган. Арырак – җанны көйдереп алган, әллә кайдан игътибарны үзенә тартып торган тере истәлекләр -   өчпочмаклы солдат хатлары саклана.  Алар батырларның сөйгән ярларына, якыннарына исемләнгән. Каләм һәм кара белән язылган юка гына сары кәгазь битләрендә – сагыну һәм илебезнең  җиңәчәгенә тулы ышаныч ярылып ята. Биредә үк урын алган яу кырында ятып калган һәм тынгысыз эзәрмәннәр тырышлыгы белән җәсәдләре туганлык каберләрендә табылган солдат медальоннары, ярчыклар белән челтәрләнгән солдат каскалары безгә тыныч күк йөзенең нинди кыйммәт хак аша килүе хакында искәртә.

   Менә бер хатның авторы – Әхтәм Бәхтизин, Брянск өлкәсенең Карачев шәһәре өчен барган каты сугышларда башын салган. Күрсәткән батырлыклары өчен аңа генерал званиесе бирелергә 5-6 көн генә калган булган, ләкин машиналары минага эләгеп, харап булганнар. Кызганыч, исем бирелми калган... Ә менә бу хатның хуҗасына тылдан әнисе язган хат барып җиткән, тик... якыннарына ул хат батырның медалоны белән бергә әйләнеп кайткан...

   -Районыбызның хөрмәтле педагогы Әнвәр Бәхиевич Мөлеков орден-медальләргә лаек булып сугыштан кайткан, аннан Чакмагыш мәктәбендә директор булып эшләп, шул ук вактта эзәрмәннәр клубы оештырган кеше. Ул чит якларда күмелеп калган батырларның исемнәрен ачыклау буенча архивлар белән бик зур эш алып барган, күпләрнең исемнәрен ачыклауга зур өлеш керткән. Бездә бу хатлар зур бер тартма булып саклана. Аның “Сугыш сәхифәләре” дип аталган китабында очерклар, истәлекләр урын алган, - дип сүзне дәвам итә Ләйсән ханым.

   Чакмагыш районыннан сугышка унбер меңгә якын кеше киткән, шуларның 5794 генә туган якка кайта алган. Батырлар хакында районның данлы тарихчысы Хәйдәр абый Басыйров махсус китап язды. Районнан өч – Советлар Союзы герое, бер Дан орденнарының тулы кавалеры чыккан. Шунысы куандыра, геройлар исеме һич тә онытылмый. Музейның бу юнәлештә актив эшләвен билгеләп үтәргә кирәк:  биредә илебез патриотларын тәрбияләүгә зур игътибар бүленә. Әйткәндәй, Чакмагышның Җиңү паркында геройларның бюстлары урнаштырылган, бәйрәмнәрдә анда тере чәчәк бәйләмнәре тоткан кешеләр агыла.

   Музей стендларының берсендә Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт итүчеләргә урын бирелгән. Легендар генерал Шәйморатовның шәхси адъюданты булган Чакмагыш егете – Рәҗәпов һәм Әхмәт Сакаев, шулай ук Идият Гайсин портретлары залдагыларга сынап карый. Бу батырлар каты хәлиткеч сугышта генерал белән бергә вафат булганнар.

   -Менә бу икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены – Ильяс Әбүбәкеровныкы. Аны музейга бөтенләй чит кеше китереп тапшырды. Ул Аблай авылында йорт сатып алган һәм базны чистарткан вакытта орден һәм удостоверение, хәрби билет, кызыл армияче кенәгәсе һ.б. документлар тутырылган банка табып алган икән,- дип сүзгә кушыла Фәнә Фәрит кызы.- Менә шундый тарихка игътибарлы-ихтирамлы кешеләре булу белән дә көчле безнең илебез.

   Бөек Ватан сугышы вакытында чакмагышлылар фронтка зур ярдәм күрсәткән: истребительләре сатып алу өчен 2 миллион 827 мең 800 сум акча җыйган, “Башкортстанга 20 ел” дигәненә 2 миллион 324 мең 155 сум тапшырган. Шулай ук 43 232 центнер азык-төлек посылкасы озатылган.

   Тормыш дәвам итә һәм бүген дә илебез халкы тыныч күк йөзе өчен, киләчәк буыннарыбызга ирекле тормыш бүләк итү өчен явыз дошманнарга каршы көрәшергә мәҗбүр. Чакмагыш районыннан да махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләр күп. Аларга ярдәм итү, хезмәтләрен җиңеләйтү, теләктәшлек күрсәтү өчен якташлары барсын да эшли. Музейда да якташ-сугышчыларга багышланган стендлар аерым игътибарга лаек: анда аларның гомер юлы, күрсәткән батырлыклары, шәхси киемнәре, шулай ук яу яланыннан кайткан экспонатлар урын алган. Музейның икенче катында сугышчыларның әниләре, сөйгәннәре, кыз туганнары портретлары урнаштырылган.

   Ерак Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк халкыбызның бердәмлеге дәвам итә: бүген дә чакмагышлылар сугышчыларга ярдәм оештыралар: даими аралык белән гуманитар йөкләр озатыла, туганнарына һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Иске Бәшир авылында дроннан саклый торган плащлар, башка киемнәр тегелә, авылларда махсус сеткалар үрелә, яугирләребез өчен тукмачлар киселә, чәкчәк һ.б. тәмле ризыклар пешерелә. Барсы да җиңү өчен, барсы да киләчәк буыннарыбызның бәхете өчен эшләнә.

   -Бердәм халык яу кайтара, ди халык мәкале. Чакмагыш халкы да бик бердәм, - ди Ләйсән Рифир кызы елмаеп.- Халкыбыз Бөек Ватан сугышында җиңгән икән, димәк, бүген дә илебез халкы дошманнарны җиңеп, дөньяда тынычлык урнаштырачак. Моңа мин чын күңелдән ышанам. Ә инде үсеп килүче яшь буынга килгәндә, алар – батырлар токымыннан! Бүген музеебызга килгән һәр балада патриотлык хисләре ташып тора һәм алар, һичшиксез, ата-балбалары, әтиләре исеменә бервакытта да тап төшермәсләр.

                                                           Гөлара Арсланова.

                                                           Уфа-Чакмагыш-Уфа.

 

  

 

 

 

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас