Җәмгыять
15 Май 2025, 11:10

Чын-чынлап халыкчан бәйге

 Бүген Уфаның “Башкортстан” дәүләт концертлар залында  республика халкын берләштерүче, дәртләндерүче, изге гамәлләргә өндәүче күркәм конкурс “Аек авыл-2024” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Чын-чынлап халыкчан бәйгеЧын-чынлап халыкчан бәйге
Чын-чынлап халыкчан бәйге

    Бу көнне “Башкортстан” концертлар залы җыр-моңнардан, дәртле биюләрдән, җанлы әңгәмәләрдән, ихлас аралашулардан, гармун моңыннан гөр килеп торды! Фәйеда төрле күргәзмәләр эшләде, чарага килүчеләр үзләренә истәлеккә милли яулыклар, бизәнгечләр, сувенирлар, китаплар, агачтан юнып эшләнгән эшләнмәләр сайлады.

     Конкурста катнашып, лаеклы җиңгән авылларны бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан  актив катнашучыларны Башкортстан министрлыклары һәм ведомстволарының рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. 

   “Аек авыл” республика конкурсы 2011 елдан алып үткәрелә. Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән 2019 елдан ул  кабаттан тергезелде. 2020 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары белән  конкурсның приз фонды  ун тапкырга арттырылды.

     Быел алтынчы тапкыр оештырылган “Аек авыл” республика конкурсында катнашучылар бу чара турында: “Дәртләндерә, берләштерә торган конкурс ул!” диләр.  Ул – чын-чынлап халыкчан проект.  “Аек авыл” сәламәт яшәү рәвешен, яхшы кәеф булдыруны, изге гамәлләр кылуны, бер-береңә ярдәмләшеп яшәүне, начар гадәтләрдән арынуны  күз уңында тота. Шуңадыр да конкурс үткәрелә башлаган вакыттан алып авыллар матуррак, дусрак, оешканрак була бара.

    Быелгы конкурста - 1 сентябрьдән  2024 елның декабренә кадәр -  барлыгы 1029 торак пункты, ә республика этабында – 53 авыл катнашкан.

    Шулай итеп, җиңүчеләр исемлегендә – Әбҗәлил районының Казмаш авылы, Аскын районының Әмир авылы, Авыргазы районының Исмәгыйл авылы, Благовар районының Яныш авылы, Борай районының Алтай авылы, Бөрҗән районының Ыргызлы авылы, Зианчура районының Кинҗәбулат авылы, Стәрлетамак  районының Аючы авылы, Туймазы районының Байракатүбә авылы һәм башкалар. “Аек авыл” республика конкурсы турында тулырак язманы гәзитебезнең киләсе санында укырсыз.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас