

БР урман фонды территориясендә 2025 елның 3 апреленнән 14 маена кадәр 6 урман янгыны теркәлгән, шуларның 3се халыкның ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә, 1се башка категориядәге җирләрдән күчүдән, 1се табигый факторлардан, 1се электр линияләреннән чыккан. Ут үткән мәйдан 24,5 гектар тәшкил итә.
Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре төбәк урманнарындагы янгын хәвефе торышын җентекләп күзәтәләр һәм моның өчен “Урманнарны саклау” федераль проектының “Экологик иминлек” милли проектының максатларына туры килә торган барлык булган инструментларны һәм мөмкинлекләрне файдаланалар.
Ел башыннан дәүләт урман инспекторлары урман фондына 7200 патрульлек үткәргән. Алар административ хокук бозулар турында 250 мең сумнан артык суммага 162 протокол төзегәннәр.
– Патрульлек итүнең максаты тәртип бозуны табудан гыйбарәт түгел. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре халык белән әңгәмә коралар, профилактик чаралар үткәрәләр һәм агитация материаллары тараталар. Безнең эштә кагыйдәләрне кабатлау беркайчан да артык булмый, чөнки сүз алдан белеп булмый торган дошман – ут стихиясе – турында бара, — дип аңлатты урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.
Барып җитүе кыен булган урыннарда урманчыларга ярдәмгә авиация килә. Һавадан патрульлек итү янгын хәвефе классын һәм метеорологик мәгълүматларны исәпкә алып оештырыла. Агымдагы көнгә 41 сәгать 20 минутлык 12 очыш ясалган. Янгын хәвефе классы күтәрелгән очракта Уфада, Белоретта һәм Бөрҗән районында урнашу мөмкинлеге булган 5 һава судносын җәлеп итү каралган.
– Моннан тыш, республиканың бөтен территориясе космик мониторинг белән колачланган, ә Урал аръягының янгын хәвефе аеруча зур булган районнарында “Урман саклаучы” (“Лесохранитель”) дистанцион видеокүзәтү камераларыннан алынган мәгълүматларны файдаланабыз. Эш тәүлеккә 24 сәгать, атнага 7 көн бара, – дип өстәде Марат Шәрәфетдинов.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу гражданнарга — 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затларга — 60 меңнән 90 мең сумга кадәр, юридик затларга 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Билгеле бер гамәлләр җинаять җаваплылыгына китерә. Урман янгыны яки урман массивлары янында янгын чыккан очракта БР Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (347) 218-14-14 яисә урман сагының 8 (800) 100-94-00 бердәм номеры буенча шалтыратыгыз.
Чыганак: pravitelstvorb.ru