Җәмгыять
13 Май 2025, 05:20

Учак якмаска диләр. Дөресме?

  Бакчага барырга, шашлык пешерергә җыенабыз. Ләкин күршем “учак ягарга ярамый” дип аптыратты. Үз участогыбызда да учак ягарга ярамыймыни инде хәзер?                              Зилә.

Учак якмаска диләр. Дөресме?Учак якмаска диләр. Дөресме?
Учак якмаска диләр. Дөресме?

Һәрберебез бакча сезонын көтеп ала. Бакчачылар – бакчага, күпләр авылга кайтырга, ишек алды һәм бакчаларны тәртипкә китерү турында хыяллана. Учак ягып, шашлык кыздыру да – күпләрнең хыялы.

     Ләкин шуны истә тотарга кирәк, 2025 елның 18 апреленнән алып республикада янгынга каршы режим эшли башлады.

       Бу чорда нәрсәләр эшләргә ярамый?

  • махсус җиһазландырылган урын булмаса, хәтта ризык әзерләү өчен дә учак кабызырга ярамый;
  • пиротехниканымахсусбилгеләнгән мәйданчыкларданчиттәаттырырга ярамый;
  • өзлексез технологик процесс белән бәйле булмаган ут белән бәйле һәм башка янгын куркынычы янаган эшләрбашкарырга шулай ук тыела;
  • янучан материалларны, чүп-чарны, агач калдыкларын махсус билгеләнгән урыннардан читтә җыярга.

    Режим кысаларында республика халкына түбәндәге урыннарда учак ягу тыела:

  • авыл хуҗалыгыбилгеләнешендәге җирләрдә
  • төбәк әһәмиятендәге махсус сакланылучы табигать территорияләрендә;
  • юлбуйларында;
  • елга һәм күл зоналарында;
  • шәһәрһәмавылҗирлекләре территорияләрендә;
  • коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләрендә;
  • чүплекләрдәһәмкатыкөнкүреш калдыкларыполигоннарында.

Хәвефсезлек таләпләрен бозган өчен штрафлар каралган:

 - гражданнар өчен штраф 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр;

 - вазифа биләгән затлар өчен – 30  меңнән  60 мең сумга кадәр;

 - шәхси эшкуарлар өчен – 60 меңнән  80 мең сумга кадәр;

 - юридик затлар өчен – 400  меңнән 800 мең сумга кадәр.       

    

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас