Җәмгыять
13 Май 2025, 07:00

Конкурста катнашыгыз һәм җиңегез!

 Русия Федерациясенең Генераль прокуратурасы "Бергәләп коррупциягә каршы!" халыкара яшьләр конкурсын үткәрүне оештыра.

Конкурста катнашыгыз һәм җиңегез!Конкурста катнашыгыз һәм җиңегез!
Конкурста катнашыгыз һәм җиңегез!

 Конкурс коррупциягә каршы социаль рекламага ярашлы уза. Өч төркемдәге (10-15 яшь; 16-20 яшь; 21-25 яшь) катнашучыларга өч номинация буенча социаль реклама әзерләргә тәкъдим ителә.

Эшләр www.anticorruption.life сылтамасы буенча конкурсның рәсми сайтында кабул ителә. Аларны 2025 елның 1 октябренә кадәр җибәрергә кирәк, ә конкурска нәтиҗә, җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләү халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә (9 декабрдә) уза.

Конкурсны үткәрү кагыйдәләре, катнашу шартлары һәм бәяләү критерийлары турында мәгълүмат  күрсәтелгән  сайтта урнаштырылган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас