

Русиядә «Халык почтальоны» өчен интернет-тавыш бирү башланды. Анда катнашучылар «Русия Почтасы» акционерлар җәмгыяте ярдәмендә «Бердәм Россия»нең «Россия авылы» партия проекты һәм Русия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә торган «Земский почтальон» конкурсының бер номинациясендә җиңүчене сайлаячаклар.
Русия Почтасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә русиялеләр авыл җирендә һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләрдә эшләүче хат ташучыларга ярдәм итә ала.
Тавыш бирүдә тәкъдим ителгән почтальоннар — конкурсның төбәк этапларында җиңүчеләр, аларны жюри билгеләде. Башкортстанны Гафури районы Родина авылыннан Зилә Романова тәкъдим итә. Ул ун ел хат ташучы булып эшли.
Зиля Романовага «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтыннан clck.ru/3Lzkmt сылтама буенча таяныч күрсәтергә мөмкин. Анда Идел буе федераль округы финалистлары турында мәгълүматлар урнаштырылган. Тавыш бирү 2025 елның 5 июненә кадәр дәвам итәчәк.
«Земский почтальон» Бөтенрусия конкурсы беренче мәртәбә уздырыла. Анда илнең 86 төбәге катнаша. Конкурсның беренче этабында 3000нән артык гариза килгән. Финалга 86 кеше чыкты. Йомгаклау ярышы 5 июньдә Мәскәүдә, ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 6 июньдә «Россия» милли үзәгендә авыл хезмәтчәннәре форумы кысаларында узачак.
Конкурста җиңүче 250 000 сум күләмендә акчалата приз алачак, ә интернет-тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланачак «халык почтальоны» — 150 000 сум.