Җәмгыять
12 Май 2025, 12:17

Юллар ремонтланачак

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты ярдәмендә Башкортстанда туристлар арасында популяр булган юллар ремонтланачак.

Юллар ремонтланачакЮллар ремонтланачак
Юллар ремонтланачак

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты ярдәмендә Башкортстанда туристлар арасында популяр булган юллар ремонтланачак.

   2025 елда юл төзүчеләр «Урал” М-5 – Чишмә − Аксеново – Кыргыз – Миякә юлының 21 чакрымын һәм Стәрлетамак — Раевка юлының 18,5 чакрымын норматив хәлгә китерергә планлаштыралар.

Ремонт эшләре Әлшәй, Дәүләкән, Миякә, Чишмә һәм Стәрлетамак районнарында башкарылачак. Монда асфальт-бетон өслек яңартылачак, юл кырыйларын ныгытачаклар һәм юл билгеләре, шул исәптән термопластиктан күчергеч билгеләр куелачак.

   Бу

юллар республиканың терәк челтәренә керә һәм Башкортстанның туристлык юнәлешләре булып тора. Алар буенча республика халкы һәм кунаклары Сусактау, Сатыртау һәм Нарыстау тауларына, шулай ук изге чишмәләргә кадәр барып җитәләр. Нарыстау тавыистәлекле урыннарның берсе һәм мөселманнар өчен изге урын. Анда үзенең шифалы суы белән билгеле Изге Гали чишмәсе урнашкан. "Шуңа күрә бу юлларны норматив хәлгә китерү һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да куркынычсыз йөртүне тәэмин итү бик мөһим", - дип билгеләп үтте Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

   Фото

: uraloved.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас