

Министрлар Кабинеты социаль әһәмияттәге басмаларны әбүнәчегә китерү һәм китереп җиткерү сроклары буенча «Россия Почтасы”на карата таләпләрне раслады.
Тиешле карарга РФ премьер-министры Михаил Мишустин кул куйды. Документ 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. «Русия почтасы» тарафыннан китерелә торган басмалар исемлекләре компаниянең интернеттагы рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.
Карар нигезендә, «Россия Почтасы» бүлекчәләреннән басмаларны килешүдә күрсәтелгән адреска илтеп җиткерү сроклары ике нормативка туры килергә тиеш:
- әгәр басмалар почта элемтәсе бүлекчәсенә почтальон таратуга чыгарга кимендә 1 сәгать кала килгән булса, алар килгән көнне үк таратылырга тиеш;
- әгәр басмалар почта элемтәсе бүлекчәсенә почтальон таратуга чыгарга 1 сәгатьтән кимрәк вакыт кала килгән булса, почта элемтәсе бүлекчәсенең эш графигын исәпкә алып, почтальонның киләсе эш көненә таратылачак.
“Россия почтасы " басмаларны үтеп керү кыен булган җирлекләргә (әгәр дә алар мизгелле һәм ел әйләнәсенә барып җитү кыен булган торак пунктлар исемлегенә кертелгән булса) илтү вакытын 21 календарь көнгә кадәр арттырырга мөмкин.
Фото: pnp.ru