Җәмгыять
12 Май 2025, 11:27

Без – лидерлар исәбендә!

12 майда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республикада китап басуны үстерү турында фикер алыштылар.

Без  – лидерлар исәбендә!Без  – лидерлар исәбендә!
Без – лидерлар исәбендә!

12 майда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республикада китап басуны үстерү турында фикер алыштылар.

   Төбәкнең матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев хәбәр иткәнчә, 2024 елда Башкортстанда дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү программасы кысаларында гомуми тиражы 561 мең данә булган 79 уку басмасы һәм 62 әдәби әсәр чыгарылган.

   - Китаплар әзерләү һәм чыгару белән Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты шөгыльләнә. Бу Русиядә Милли китап нәшрияты лидерларының берсе, - диде Максим Ульчев. – Башкорт, рус, татар, инглиз һәм Кытай телләрендәге классиклар әсәрләренең тиражы 68,5 мең данә тәшкил итте. Моннан

тыш, республикада балалар әдәбияты чыгаруга да зур игътибар бирелә.

   Уфада 2023 елдан бирле «Китап-бәйрәм» Халыкара китап ярминкәсе үтә.

Быел өченче «Китап бәйрәме» 30 майдан 1 июньгә кадәр булачак. Башкортстан башлыгы Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты эшчәнлеген уңай бәяләде һәм эше өчен рәхмәт белдерде.

Фото

: panoramarb.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас