

«Аек авыл " республика конкурсы «Яңа заман өчен көчле идеяләр» федераль форумының ТОП-1000 идеясе исемлегенә кертелде.
12 майда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә «Аек авыл»республика конкурсын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар. Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы) Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов 2025 елда республиканың авыл җирлекләре арасында «аек авыл» конкурсының алтынчы мәртәбә уздырылуы турында сөйләде.
Конкурсның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, игелекле һәм файдалы эшләргә этәрү. 2019 елдан башлап анда 3 меңнән артык авыл, 120 меңгә якын активист һәм 5 меңнән артык волонтер катнашты. 51 авыл җирлеге «Аек авыл»исемен йөртә. 2024 елда Стратегик инициативалар агентлыгы әлеге конкурсны «халыкның тормыш сыйфаты» юнәлеше буенча «яңа заман өчен көчле идеяләр»федераль форумының ТОП-1000 идеясе исемлегенә кертте. 2024 елда конкурсның муниципаль этабына 53 муниципалитеттан 1 029 торак пункт гариза биргән. Алар жюрига авылны үстерү буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Башкортстан
башлыгы ассызыклаганча, «Аек авыл» конкурсы республиканың авыл кешеләре арасында популярлык казанды һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә.
Фото
: vatandash.ru