Җәмгыять
11 Май 2025, 17:32

Магнитогорскидан килгән туристлар аю очраткан

Алар, кычкырып, аюны куркытмакчы булган...

Магнитогорскидан килгән туристлар аю очратканМагнитогорскидан килгән туристлар аю очраткан
Магнитогорскидан килгән туристлар аю очраткан

Кичә Магнитогорскидан Башкортстанга килгән 20  турист чак кына аю һөҗүменә дучар булмаган. Пабликларда хәбәр итүләренчә, республика кунаклары  Белорет районының Малиновая тавы янында ял иткән.

Күрше төбәк туристлары  безнең төбәк матурлыгына хозурланганып (әйтуәндәй,  күп серияле “Вечный зов” нәфис фильмы нәкъ биредә төшерелгән булган), фотога төшкәндә көтмәгәндә куаклар арасыннан аю килеп чыкмасынмы!

Котлары очкан туристлар кычкырып аюны куркытмакчы булган, әмма чарасыз. Бәхеткә, коткаручылар килгән һәм ерткыч киткән.

Республиканың Экология министрлыгында былтыргы күзәтүләр буенча төбәктә 3 мең аю исәпләнә, дип хәбәр итәләр. Яссы табанлылар яшәгән урманнарга, тауларга һәм башка кыргый урыннарга барганда бухакта онытмаска кирәк.

"Башкортстан территориясендә – урманнарда, елга һәм күл тугайларында, шулай ук башка табигать кочакларында  – аюлардан башка бүреләр, селәүсеннәр һәм башка ерткыч җәнлекләр яшәвен онытмаска кирәк. Популяцияләр эчендә биологияне һәм социаль тотышны исәпкә алып, алар үзләрен хуҗа итеп хис иткән һәм үз участогына шул ук төрдәге башка ерткычны кертмәскә тырышкан урынның билгеле бер участокларын били", – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Кагыйдә буларак, кыргый җәнлекләр кешегә беренче булып һөҗүм итәргә омтылмый. Гадәттә алар күздән югалырга тырышалар. Шулай да кешеләргә хайван кешене алдан ук ачыклый  һәм ераклаша алсын өчен үзләренең барлыгын күрсәтергә кирәк (бу теләсә нинди аваз, тавыш булырга мөмкин).

Ерткычларның яшәү урыннарында ялгыз булмау яхшырак, бу кыргый хайванга күренмичә калу, шулай ук аны һөҗүмгә этәрү мөмкинлеген шактый киметә.

Хәрәкәт иткәндә куе куаклыкларны урап узу яхшырак булыр. Шул рәвешле кеше җәнлекне тиз күрә алачак.

"Әгәр сез аюны, бигрәк тә аю баласын күрсәгез, аңа якын килергә, фотога һәм видеога төшерергә ярамый, чөнки янәшәдә инә аю булырга мөмкин.

Әгәр табигатьтә кыргый җәнлекнең баласын берүзен күрсәгез, аны инә ерткычлар ташлаган дип уйларга кирәкми. Ана ерткычлар, кагыйдә буларак, кайдадыр якында гына яшеренеп торырга яки ерак китмичә сезнең китүегезне көтәргә мөмкин. Очраткан нәни җәнлекләргә кагылырга ярамый, чөнки кеше исе инә ерткычны куркытырга мөмкин. Исегездә тотыгыз, аюлар бик агрессив була.

Аю белән визуаль контакт очрагында аннан качарга ярамый. Бу аның эзәрлекләү инстинктын уятырга мөмкин. Очраткан урыннан ерткычка арка белән борылмыйча гына китәргә кирәк”, — дип аңлаттылар Экология министрлыгында.

Ерткычларның торак пунктларга чыгуына шаһит булучылар бу хакта (347) 218-04-30 телефон номерын җыеп Экология министрлыгының оператив дежур  белгеченә хәбәр итә ала. Я булмаса 112 номерына шалтыратырга була. 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас