+21 °С
Болытлы


«Башнефть» заправкаларында 10 майда бәяләр тагын күтәрелде.
АИ-100дән кала ягулыкның барлык төрләре дә диярлек кыйммәтләнде. Әйтик, АИ-92 хәзер 55,25 сум тора, АИ-92 ATUM - 56,35 сум, АИ-95 - 59,10 сум, АИ-95 ATUMНЫ 60,15 сумга салырга була.
Дизель ягулыгы хәзер 68,40 сум тора. Бәясе үзгәрмәгән АИ-100 бензины гына элеккечә — 80,65 сум тора.
«Лукойл» заправкаларында әле хаклар шул килеш, АИ-92нең литры — 57,14 сум, АИ-95 — 61,58, АИ-100 — 86,38 сум, ДТ — 70,46 тора.
Чыганак: Башинформ,
Автор фотосы.