

Банк үз тәкъдимнәрен рекламалаучы шалтыратулар белән интектереп бетерде. “Башкача борчымавыгызны үтенәм!” дисәм дә, һаман шалтыратуларын беләләр. Бәлки, ул банкны судка бирергә һәм компенсация таләп итәргә кирәктер? Мондый хәлләр булган, диләр бит.
Рифкать Сабиров. Уфа шәһәре.
"Югары суд русиялеләрнең банклар, матурлык салоннары, клиникалар яки теләсә нинди башка оешмалар тарафыннан бәйләнчек телефон шалтыратулары өчен әхлакый зыянны компенсацияләү хокукын таныды, - дип аңлата адвокат Дмитрий Повный. – Әмма! Монда бер нюанс бар – реклама таратучы ул кешенең телефонномерын аның ризалыгыннанбашкаалганлыгынисбатларгакирәк. Кызганычкакаршы,банклар, кагыйдә буларак, телефон номеры клиент белән булган килешүдән алынган, анда реклама шалтыратуларына ризалык турында пункт бар, дип акланалар.
Ә менә Югары судка кадәр барып җиткән эштә дәгъвачы банктан даими рәвештә реклама характерындагы шалтыратулар алган, ә бит ул аның клиенты булмаган. Шалтыратулар ул финанс оешмасына үзенең шәхси мәгълүматларын эшкәртүне туктату турында рәсми таләп җибәргәннән соң да туктамаган.
Тикшерүләрдән соң Югары суд банкның гамәлләрен законсыз дип таныган. Хәер, компенсация суммасы зур түгел – 5 мең сум.
Фото: vedomosti.ru