

Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов сүзләренчә, Краснокама районында яшәүче 31 яшьлек кеше Нефтекаманың шәһәр урамнары — бик яхшы узыш трегы, дип карар кылган. Төзүчеләр һәм Җиңү урамнары чатында юл-патруль хезмәте инспекторлары «Ямаха»га атланган лихачны күргәннәр. Ул куып барудан сәгатькә ике йөз километрдан артык тизлек белән китәргә тырышкан...
"Ир-ат тукталу таләпләренә җавап бирмәгән, ә газга гына баскан. Ул юл буйлап гаять зур тизлек белән чаба иде. Эшнең төнге сәгать өчтә булуы бәладән саклап калды. Шәһәрдән китәргә теләп, машина йөртүче Нефтекама стеласы урнаштырылган боҗрадагы каршы як полосага чыккан. Узышчыны тоткарлый алганнар... Медицина тикшерүеннән ул баш тарткан. Ә бу процедура аңа яхшы таныш, чөнки ул инде исерек хәлдә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән иде. Хәзер аңа җинаять җаваплылыгы яный", — дип сөйләде Севастьянов төнге вакыйганың нечкәлекләрен.
Кадерле дуслар, юллардагы иминлекне саклыйк. Юл хаталарны кичермәгенен онытмыйк! БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны: 8 (347) 279-32-92.
"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.