

Башкортстанда 37 яшьлек Лилия Йосыпованы эзлиләр.
«ЛизаАлерт Башкортостан» хәбәр иткәнчә, ул бер айдан артык элек, 20 мартта, Шаран районының Түбән Зает авылында өеннән чыгып киткән, һәм аның кайда булуы әлегә кадәр билгеле түгел.
Югалган хатынның билгеләре: буе – 165 сантиметр, уртача гәүдәле, кара чәчле, күзләре - коңгырт. Өстена кара куртка, джинс чалбар кигән, итектә һәм соры баш киемендә.
«ЛизаАлерт Башкортостан» волонтерлары югалган хатынның кайда булуы турында мәгълүматка ия булганнарга 8 (800) 700-54-52 яки 112 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.
Чыганак: "ЛизаАлерт Башкортостан»