Җәмгыять
1 Май 2025, 10:07

Башкортстанда 150 меңнән артык психик авырулы кеше яши

Республика төбәкләр рейтингы буенча дүртенче урында тора.

Башкортстанда 150 меңнән артык психик авырулы кеше яшиБашкортстанда 150 меңнән артык психик авырулы кеше яши
Башкортстанда 150 меңнән артык психик авырулы кеше яши

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы психик тайпылышлар белән теркәлгән пациентлар саны турында яңа мәгълүматлар биргән.

Статистика документына караганда, 2024 ел ахырына республикада табибларда психик сәламәтлек белән бәйле диагнозлы 150 203 кеше исәптә торган. Әмма бу сан аннан алдагы ел белән чагыштырганда 128 пациентка кимрәк.

2023 елда беренче тапкыр психик тайпылыш диагнозы Башкортстанда яшәүче 7 305 кешедә куела.

Илдә 4 миллионнан артык психик тайпылышлы пациент теркәлгәнлеген күрсәткән Гомумрусия мәгълүматлары фонында Башкортстан төбәкләр рейтингы буенча дүртенче урында тора. Мондый диагнозлар саны буенча Мәскәү (248 120), Мәскәү өлкәсе (203 353) һәм Санкт-Петербург (179 787) лидер булды. Бишлекне 131 956 теркәлгән пациент белән Свердловск өлкәсе йомгаклый.

Фото: Ясалма Интеллект. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас