Җәмгыять
30 апрель 2025, 07:05

Уфа телебашнясы Беренче Май хөрмәтенә яктыртылачак

Бу кцнне башкала кунакларын чагу тамаша белән сокланырга һәм истәлекле фотосурәтләр ясарга чакыралар.

Уфа телебашнясы Беренче Май хөрмәтенә яктыртылачакУфа телебашнясы Беренче Май хөрмәтенә яктыртылачак
Уфа телебашнясы Беренче Май хөрмәтенә яктыртылачак

1 Май  төнендә Уфа телебашнясы бәйрәм темасына яраклы рәвештә яктыртылачак.

21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Рихард Зорге урамындагы медиафасадта бәйрәм сурәтләре: язгы пейзажлар, очучы күгәрченнәр, шарлар һәм матур бизәкләр күрсәтеләчәк. Бизәлешнең төп элементы: "Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!».

Шундый ук яктылык  шоулары  бу кичне Русиянең 30дан артык шәһәренең телебашняларында узачак, шул исәптән Казан, Санкт-Петербург, Сочи, Якутск һәм башка урыннарда. Төсле яктырту инде  1 Майны бәйрәм итүнең һәм халык өчен бәйрәм рухы тудыруның традицион ысулына әверелде.

РТРС белгечләре шәһәрнең төрле нокталарыннан яхшы күренәчәк төсләр күчешләре белән динамик программа әзерләделәр. Уфалыларны һәм башкала кунакларын бу тамаша белән сокланырга һәм истәлекле фотосурәтләр ясарга чакыралар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас