

Яз иртә килгәнлектән, Башкортстанда янгын хәвефе сезоны да иртә башлана. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе башлыгы Марат Латыйпов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республиканың барлык оператив хезмәтләре янгын чыгуга тулысынча әзер.
Май бәйрәмнәре чорында республика халкының күбесе бакчаларына барачак, авылларга кайтачак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бакчаларда чүп яндыруны тыя, шул исәптән былтыргы кипкән үләннәрне яндыруны да рөхсәт итми. Ведомство җитәкчесе аңлатканча, хокук бозучыларны космик мониторингның заманча технологияләре ярдәмендә ачыклаячаклар, аннан мәгълүматлар тәүлегенә өч тапкыр килеп торачак. Хокук бозучыларны төнге вакытта да ачыклый алачаклар.
Янгын хәвефе чоры башланганнан бирле 727 административ беркетмә төзелгән инде. 2025 ел башыннан гына да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 1200 гектардан артык мәйданда кипкән үлән яндыруның 230 очрагын теркәгән.
Фото: Ясалма интеллект.