Җәмгыять
29 апрель 2025, 14:48

Язгы-җәйге чорда янгыннарны булдырмас өчен нишләргә?

18 апрельдән  башлап республикада җирлегендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Бу хакта социаль челтәрләрдә Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов кисәтте. Аерым янгын режимы чорында учак, чүп-чар, үлән, башка калдык-постыклар яндыру, басу-кырларда учак ягу тыела.

Яз җитү белән янгын хәвефе чоры башлана, ул коры үсемлекләрне яндыру белән бәйле янгыннар санының кискен артуы белән билгеләнә.

Юл буйларында, болыннарда һәм башка ачык киңлекләрдә кешеләр коры үләнне актив яндыра башлыйлар. Басуларда шулай ук камылларны һәм камыл калдыкларын яндыру, шулай ук шәхси хуҗалыклар янындагы территорияләрдә дә, төрле милек формасындагы объектларда да учаклар ягу һәм чүп-чар яндыру бара.

Язгы яндырулар авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен дә, шәхси йорт яны участоклары хуҗалары өчен дә гадәти күренешкә әверелә.

Былтыргы үләнне яндыру табигать өчен файдалы һәм яндырганнан соң үсемлекләрнең яхшырак үсүенә ярдәм итә дигән ялгыш фикер бар. Әмма чынлыкта ут табигатькә зур зыян китерә.

Яндырганнан соң янган җирдә яшеллек күренә башлый, ләкин бу инде соңа кадәр булган үлән төрлелеге түгел. Тамыр системасы нык булган күпьеллык чүп үләннәре  яндыруны җиңел кичерә һәм арытаба зур территорияләрдә таралалар.

Яз җитү белән кешеләр, янгын хәвефсезлеге таләпләре турында уйламыйча һәм гамәлләре белән үз мөлкәтенә генә зыян китереп калмыйча, үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куярга да мөмкинлеген аңламыйча,  участокларын һәм тирә-ягын тәртипкә китерергә омтылалар.

Массакүләм мәгълүмат чараларында янган үләннән һәм чүп-чардан башланган ут төзелешләргә күчкән һәм бөтен торак пунктларның янып бетүенә китергән очраклар күп тапкырлар язылды.

РФдә янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә территорияләрне янучан калдыклардан, чүп-чардан, коелган яфраклардан һәм коры үләннән вакытында чистартырга кирәк.

Калдыкларны һәм тараларны бина һәм корылмалардан 50 метрдан да ким булмаган ераклыкта гына яндырырга рөхсәт ителә. Биләмәләр  территорияләрендә янучан калдыклардан чүп-чар өемнәре булдыру тыела.

Коры, эссе һәм җилле көннәрдә, шулай ук янгынга каршы махсус режим кертелгәндә җирлекләр территорияләрендә учаклар ягу, аерым участокларда янгын хәвефе янаган эшләр башкару, мичләрне, кухня учакларын һәм котельныйларны ягу тыела.

Кайчакта янгын чыгу өчен алшартларны янгынга каршы тору өчен җаваплы вазыйфа биләгән затлар, җир кишәрлекләренең хуҗалары һәм арендаторлары тудыра.

Көз көне басуларда җыештырылмаган салам кала, аны язын техника ватылу сәбәпле күтәрү кыен. Альтернатива сыйфатында сөрү карала, ләкин бу өстәмә чыгымнар таләп итә. Кайсыбер җитәкчеләр, тыюга карамастан, авыл хуҗалыгында яндырулар уздыруны  рөхсәт итәләр.

Күп кешеләр ял көннәрен табигатьтә сулыклар һәм елгалар буенда үткәрәләр. Еш кына мондый ял учак ягуны күзаллый, бу  исә табигый янгыннарга китерергә мөмкин. Аларны сүндерү күп кешеләрнең зур тырышлыгын һәм шактый матди чыгымнарны таләп итә.

Янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында да онытмаска кирәк. РБ һәм РФ административ кодексларга ярашлы штрафлар күләмен түбәндәге карточкадан белеп була.

Балаларның янгыннарда гаепле, ә кайчакта шул янгыннар корбаннары булу очраклары аеруча борчу тудыра. Яз җитү белән балалар күп вакытларын урамда ата-аналар каравыннан башка үткәрәләр, бу зур янгыннарга китерергә мөмкин.

Проблеманың мөһимлеген аңлап, хәлне үзгәртергә кирәк. Күпчелек очракта  янгыннар  безнең гамьсезлегебез нәтиҗәсендә килеп чыга.

Исегездә тотыгыз, янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәгәндә янгыннарны булдырмый калырга  мөмкин!

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас