

"Милли кием - халкым бизәге" конкурсына сайтыбызда тавыш бирү тәмамланды. Җиңүче билгеле!
Конкурсның шарты буенча, иң күп тавыш җыйган кеше җиңүче булырга тиеш. Шулай итеп, әлеге конкурста Илсөяр Проскурякова беренчелекне алды. Ул Яңавыл районы хатын-кызлар Советы каршындагы "Яшь энергиясе" актив озын гомерлелек үзәге вәкилләре төшкән фото җибәргән иде. Илсөяр ханым шушы коллективның җитәкчесе. Җиңүчене котлыйбыз һәм киләчәктә аларга иҗади уңышлар, көч һәм дәрт һәм иң мөһиме - сәламәтлек телибез. Җиңүчене истәлекле бүләк көтә!