

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, сишәмбе көнне, 29 апрельдә, иртән җепшек кар явачак, шуңа күрә агачларга кар сарылуы, юлларда бозлавык булуы көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, тизлеге көчле, урыны белән бик көчле җил исәчәк. Көндез температура +5,+10°булачак.
Чәршәмбе көнне, 30 апрельдә, төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр явачак, көньяк-көнчыгышта явым-төшемсез булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0,+5°, урыны белән -3°, көндез +9,+14° булачак.
Пәнҗешәмбе көнне, 1 майда, төнлә республикада, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +1,+6°, көндез +10,+15° булуы көтелә.
Автор фотосы.