

Кыядан егылган песине коткарган мал табибы аны үзенә калдырган.
Кырымда "Ласточкино гнездо" замогы күзәтү мәйданчыгыннан түбәнгә ташлаганнан соң могҗиза белән генә исән калган мәче Муся хәзер үзен дәвалаучы изге йөрәкле Светлана Власенкода яшиячәк.
"Ласточкино гнездо" га Мусяга кире кайтару хәвефле", - дип аңлаткан Светлана үзенең карарын һәм мәченең имгәнүдән соң инде арулануын һәм дәвалауга мохтаҗ булмавын әйткән. Бүгенге көндә песинең аппетиты яхшы, ул авырлыгын арттыра башлаган.
Әйткәндәй, мәче белән бу хәл февраль аенда булган иде. Мусяны кыядан ташлаган ир хокук сакчылары тарафыннан тоткарланган.
Фото: russian.rt.com