Җәмгыять
28 Апреля 2025, 07:59

Ясалма акыл. Аннан ни көтәргә?

Профсоюзлар йортында хезмәтне саклау буенча узган форумда ясалма интеллектның роле турында фикер алыштылар.

Ясалма акыл. Аннан ни көтәргә?Ясалма акыл. Аннан ни көтәргә?
Ясалма акыл. Аннан ни көтәргә?

Профсоюзлар йортында хезмәтне саклау буенча узган форумда ясалма интеллектның роле турында фикер алыштылар.

     «Эш урыннарында ясалма интеллект: трансформация, чакырулар һәм перспективалар» форумының темасы гади түгел һәм ул төрле карашларга ия. Әмма ясалма интеллектның тормышның барлык өлкәләренә, шул исәптән хезмәтне саклау өлкәсенә үтеп керүен игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. Чарага чакырылган катнашучылар бүген безгә үсешнең нинди стадиясендә булуын һәм заманча технологияләрдән нинди ярдәм алырга мөмкин булуын аңларга ярдәм итәрләр дип өметләнәм, — диде форумны ачып, БР Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко.

   Пленар утырыштан соң «хезмәтне саклауда санлаштыру һәм ясалма интеллектның роле»дигән семинар узды. Анда укытуда инновацияләр, санлы остазлар, эшләрне имин башкару алымнарын өйрәнүдә виртуаль тренажерлар куллану темалары күтәрелде.

Ахырда «хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтле вәкил», «хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» һәм «хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны иң яхшы оештыру»республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

   Профсоюзлар йорты фойесында Башкортстанда һәм илнең башка төбәкләрендә чыгарыла торган шәхси саклану, сәламәтләндерү һәм хезмәтне саклау буенча укыту чаралары күргәзмәсе узды. Монда ук җитештерүчеләр белән килешү төзергә мөмкин иде.

#МирТрудМай#Трудоваядоблесть#ПрофсоюзыдляПобеды#120летПрофсоюзамРоссии

   Фото: БР профсоюзлар Федерациясе.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас