Җәмгыять
28 апрель 2025, 14:03

Шунсыз булмый да!

Чит ил гражданнары 1 июльгә кадәр SIM-карталарны яңадан рәсмиләштерергә тиеш.

Шунсыз булмый да!Шунсыз булмый да!
Шунсыз булмый да!

Чит ил гражданнары 1 июльгә кадәр SIM-карталарны яңадан рәсмиләштерергә тиеш.

   Әгәр чит ил гражданнары агымдагы елның 1 июленә кадәр SIM-карталарны яңадан рәсмиләштерергә өлгермәсә, аларны тыячаклар. Ә чит ил кешеләре өчен SIM-карталар санына лимит 10 данә күләмендә билгеләнгән. Россиядә 2025 ел башыннан кертелгән яңа кагыйдәләр нигезендә, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар мобиль элемтәгә килешүләр төзегәндә дәүләт хезмәтләре һәм бердәм биометрик система аша шәхесләрен расларга тиеш.

   2025 ел башына кадәр рәсмиләштерелгән барлык SIM-карталарны операторларда 1 июльгә кадәр яңадан рәсмиләштерергә кирәк, югыйсә алар блокировкаланачак. Карталар саны күбрәк булганда шартнамәләрне яңадан рәсмиләштерү һәм 10 номер сайлау таләп ителә. Дипломатлар һәм халыкара оешмалар хезмәткәрләре искәрмә булып тора. Россиялеләр өчен лимит 20 SIM-карта тәшкил итә.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас