

“Аны куллануны бездә кайчан тыярлар икән?” дигән сорау борчыйдыр бүген экология өчен борчылучы һәркемне.
Ә менә Кыргызстанда бу импортны дәүләт дәрәҗәсендә тыярга мөмкиннәр икән.
“Кыргыз Республикасы территориясенә полиэтилен пакетлар кертүне вакытлыча тыю турындагы карар проекты эшләнгән”, - дип хәбәр итә Русия экспорт үзәге."Карар проекты белән полиэтилен пакетларны кертүгә алты айга вакытлыча тыю билгеләргә тәкъдим ителә", - диелә хәбәрдә. Безгә дә зыян итмәс иде мондый карар, шулай бит, дуслар?
Фото: kubantoday.ru