

9 майда Уфаның Октябрь проспектында, хәрби хезмәткәрләр һәм хәрби техника тантаналы узганнан соң, тулы масштаблы форматта «Үлемсез полк» Гомумрусия гражданлык-патриотик акциясен уздыру планлаштырыла.
Акция
быел уникенче мәртәбә уздырылачак. Анда 200 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Маршрутның гомуми озынлыгы якынча 6 чакрым тәшкил итәчәк. Төп колоннаны формалаштыру 10:00 сәгатьтән башлана. 10: 55тә барлык катнашучылар тарафыннан рус һәм башкорт телләрендә «Катюша» җыры башкарылачак. 11: 00 дә гомумреспубликада «бер минут тынлык»узачак. 11: 12 дә колонна үз йөрешен башлый. Хәзерге вакытта актив әзерлек эшләре алып барыла, анда шәһәрнең барлык хезмәтләре, мәгариф һәм социаль учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар җәлеп ителгән.
Фото
: gorodufa.ru