Җәмгыять
28 Апреля 2025, 11:50

Лаеклыга – лаеклы бүләк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Хезмәт батырлыгы өчен " медале белән бүләкләнде.

Лаеклыга – лаеклы бүләкЛаеклыга – лаеклы бүләк
Лаеклыга – лаеклы бүләк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Хезмәт батырлыгы өчен " медале белән бүләкләнде.

   28 апрельдә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгыреспублика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка нәтиҗәле дәүләт эшчәнлеге һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медален тапшырды.

   РадийХәбиров Премьер-министрны 55 яшьлек юбилее белән котлады һәм Андрей Назаров Башкортстан хөкүмәтендә эшләгән чорда төбәкнең яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен ассызыклады.

   - Сез гомер буе республика файдасына төрле вазыйфаларда эшлисез, моны һәрвакыт ихлас күңелдән һәм иң мөһиме – нәтиҗәле эшлисез.Иптәш, көрәштәш, җитәкче, хөкүмәт эшен оештыручы буларакСезгә рәхмәт белдерәм, - диде Радий Хәбиров.

   - Һәрвакыт намус белән эшләргә, үз нәтиҗәләрем, эшем белән Башкортстанга булган мәхәббәтемне исбатларга һәм сез күрсәткән ышанычны акларга тырыштым, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас