

28 апрельдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кытай-Русия комплекслы хезмәт күрсәтү сәүдә Платформасы генераль директоры Дин Сяопин белән очрашты.
Яклар эшлекле элемтәләрне киңәйтү һәм Инвестицион проектларны бергәләп гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
РеспубликаБашлыгы әйтүенчә, КытайБашкортстанныңмөһимтышкы сәүдәпартнерыбулып тора.
- Без һәрвакыт Кытай эшкуарлары белән эшлибез, тирәнтен кооперация буенча тәкъдимнәр формалаштырабыз. Кытай белән товар әйләнеше тотрыклы үсә, бу гомумфедераль тенденцияне чагылдыра, - дип билгеләде Радий Хәбиров. – Пекинда Россиянең Сәүдә вәкиллеге каршында республика вәкиллеге эшли, Уфа – Санья туры авиаэлемтәсе җайга салынган. Башкортстан Кытай партнерлары өчен Россиядә эшләү өчен терәк нокта булырга әзер.
ДинСяопин дә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде һәм Кытай ягының Башкортстан территориясендәге проектларда актив катнашырга әзер булуын ассызыклады.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Кытай Башкортстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында беренче урынны алып тора.