Җәмгыять
26 апрель 2025, 12:28

Күз карасына язылган диктант

"Башкорт теленнән халыкара диктант"ны Башкортстан республикасының   Белемне үстерү институтында республиканың халык артисты Алсу Бәхтиева әйтеп яздырды. 

Күз карасына язылган диктантКүз карасына язылган диктант
Күз карасына язылган диктант

Миләүшә Каһарманованың "Онытмаска!" дип аталган парчасы телне камил белүчеләргә адресланган иде.

 Тел бәйрәмендә институтның проректоры Юлай Акчулпанов, кафедра мөдире  Зәкия Габитова, доцент Зөбәрҗәт Шәйхисламова, методист Рамилә Исәнгилдинә, көллият укытучысы Фирүзә Искужиналар чыгыш ясады.

 Алар диктантның туган телне пропагандалаудагы зур роле хакында сөйләде, шигырьләр укыды.  Диктант текстында тарихка керәчәк бүгенге героик сәхифәләрне күз карасына язу кирәклеге хакында  да әйтелгән иде. Димәк, бүген язылачак тарихны без күз карасы кебек сакларга тиешбез.  

Автор фотолары.

Күз карасына язылган диктант
Күз карасына язылган диктант
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас