

Яз җитү белән табигать тә, талпаннар да уянды. Энә очы кадәр генә шушы бөҗәкләрдән зыян күрүчеләр инде бихисап. Ул талпаннарның чирлесе дә була бит инде. Шундые тешләсә, прививка кирәклеге көн кебек ачык. Аны кемнәргә бушлай ясарга тиешләр? Аңлатыгыз әле.
Тәслимә апа.
Бүздәк районы.
Чыннан да, әле талпаннар активлашкан вакыт. Бакчаларга, ялан-кырларга, урман аланнарына чыкканда талпан үтеп керә алмаслык итеп киенергә онытмыйк. Әгәр инде талпан кадала калса, тиз арада аннан котылу, кирәк булса, прививка эшләтү җаен карарга кирәк.
“Балага талпан тешләгәннән соң иммуноглобулин прививкасы ясатырга теләгән идек. Әмма безгә бу түләүле хезмәт, бары тик Уфада гына бушлай эшлиләр, диделәр. Бу дөресме?”, дип шалтыраттылар редакциябезгә.
“Быел республикада иммуноглобулин вакцинасының 68 900 дозасы бар, ә ихтыяҗ – 51 000. Вакциналарны поликлиникаларга һәр 3 ай саен тараталар. Балаларга вируслы талпан энцефалитын ашыгыч профилактикалау бушлай һәм ул талпанны алдан тикшермичә башкарыла.
Шулай ук сезон башланырга бер ай кала хәвеф төркеменә керүчеләр бушлай прививка ясата ала: болар – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, нефть эшкәртү сәнәгате белгечләре, урманчылар, геологлар, турбаза хезмәткәрләре, дератизаторлар, дезинфекторлар һәм башкалар. Алар, һичшиксез, прививка ясатырга һәм иммунизацияләнергә тиеш, - дип сөйләде СПИДка каршы көрәш үзәгенең баш табибы Айгөл Галиева. - Бушлай прививка алу өчен травматологиядә талпанның инфекцияле булуы турында нәтиҗә ясарга кирәк. Белешмәсез, ирекле тәртиптә нәтиҗәләрне көтмичә, гражданнар прививканы үз исәбенә дә ясата ала”.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, талпан энцефалитыннан прививканы иртә язда, урманга – табигатькә чыгарга 2 атнадан да соңга калмыйча ясатырга кирәк. Башкортстанда, соңгы мәгълүматлар буенча, 23 кеше талпан корбаны булган, шуларның 10ы – балалар.