

Аптырыйм бу самокатчыларга. Уфа урамнары буйлап берәрләп тә, икешәрләп тә җилдерәләр. Башкалар яныннан үтеп киткәндә тизлекләрен киметүне, берәрсен бәрдерербез дә, имгәтербез дип уйламыйлар да. Мәтәлеп барып төшкәннәрен дә күрергә туры килде. Самокатчылар үтәргә тиеш кагыйдәләр яисә йорү нормалары бармы ул?
Фәрит.
Уфа шәһәре.
Самокатчыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, хокук бозуларга карап, 800 сумнан 2500 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Гомум кагыйдәләр:
- хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 20 чакрымнан да артмаска тиеш;
- бер самокатта бер генә кеше йөрергә мөмкин;
- шлем, тезгә, терсәккә кияргә һәм яктылык кайтаргычлар кулланырга кирәк;
- кулланыр алдыннан самокатның тормозлары, тавыш сигналы, алгы яктагы фарасы һәм арттагы кызыл фонаре төзек икәнен тикшерергә кирәк.
Электр самокатларында йөрергә мөмкин булган урыннар:
Самокатчыларның яше:
- 7 яшькә кадәр балалар ата-аналары күзәтүе астында тротуарларда, шулай ук җәяүлеләр һәм велоҗәяүлеләр йөри торган зона чикләрендә, шул исәптән самокатчылар өчен махсус бүленгән юлларда йөри ала;
- 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр югарыда аңлатып киткән урыннарда, әмма инде зурлардан башка да йөри алалар;
- 14 яшьтән зурраклар, башка юл булмаганда, автомобиль юлының уң ягына чыга алалар.
Электр самокаты автомобиль юлында:
- транспорт агымының тизлеге сәгатенә 60 чакрымнан да артмаска тиеш;
- “Автомобильләр өчен юл” билгесе булган магистральләрдә самокаттан файдаланырга ярамый;
- машиналар йөри торган юлдан чыкканда самокатчы җәяүлеләр кичүе аша чыгарга һәм үзе җәяүләп, ә самокатын янәшә тотып чыгарга тиеш!
Әгәр арендага самокат алырга теләсәгез:
- самокатны арендага 18 яшьтән генә алырга мөмкин;
- самокат арендалау буенча верификацияләнгән кушымтада аккаунтыгыз булырга тиеш;
- аренда өчен аккаунтларыгызны беркемгә дә бирмәгез. Моның өчен штраф һәм сезнең профильне кушымтадан өзү яный. Штраф күләме самокат биргән компаниягә бәйле рәвештә үзгәреп тора.