

Благовар районында яшәүче үрнәкле гаилә Илшат һәм Регина Локмановлар Русия Президенты Указы нигезендә «Ата-ана Даны» ордены медале белән бүләкләнгән. Бу хакта республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы башлыгы Ленара Иванова хәбәр итте.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, гаилә башлыгы Илшат Локманов крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли - атлар асрый, ә Регина Локманова тарих укытучысы булып эшли һәм «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы» исеменә ия. Аларның дүрт улы -Аскар, Ислам, Аслан Һәм Илһам – укуларында, спортта һәм иҗади конкурсларда уңышларга ирешеп, аларны куандырып торалар. Малайлар өйдә, хуҗалыкта әти-әниләренә ярдәм итеп, эшләп үсәләр.
Министр әйтүенчә, Башкортстанда Гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен 45 күп балалы гаилә дәүләт бүләкләре алган. Аның сүзләренчә, төбәктәге һәр өченче гаилә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли.
Чыганак: Ufakp ТГ каналы.