Җәмгыять
24 апрель 2025, 06:55

Яхшырак итү теләге булсын

Евразия фәнни-белем бирү үзәге йортында Башкортстан Иҗтимагый палатасының “2024 елда Башкортстанда гражданнар җәмгыяте торышы турында” еллык докладына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Яхшырак итү теләге булсынЯхшырак итү теләге булсын
Яхшырак итү теләге булсын

Евразия фәнни-белем бирү үзәге йортында Башкортстан Иҗтимагый палатасының “2024 елда Башкортстанда гражданнар җәмгыяте торышы турында” еллык докладына багышланган матбугат конференциясе үтте.

 

Журналистларның сорауларына Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов, Башкортстанда Халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин, республика Иҗтимагый палатасы аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина җавап бирделәр.

Журналистлар игътибарына тәкъдим ителгән докладта узган елда Башкортстан Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге йомгаклары чагылыш тапкан, башка иҗтимагый оешмалар эшенә бәя бирелгән һәм киләчәккә үсеш юнәлешләре билгеләнгән.

Палата рәисе сүзләренә караганда, 2024 елда Башкортстан Иҗтимагый палатасы республиканың барлык районнарында да булган, шул исәптән Уфа шәһәре районнарында да, 113 очрашу үткәргән. Очрашулары барышында халык Иҗтимагый палата әгъзаларына турыдан-туры мөрәҗәгать итә алган, һәм һәр дүртенче мәсьәлә урында хәл ителгән.

 
– Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрдә: махсус хәрбия операция, сәламәтлеге чикләнгән кешеләр мәсьәләләре, гражданнарның хокуклары, сәламәтлек, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары, социаль яклау һәм экология мәсьәләләренә кадәр бар. Республика районнарында яшәүчеләрнең проблемалары охшаш, әмма аларның дәрәҗәсе аермалы булуы мөмкин. Һәр сорауга аерым килү мотлак. Иң зур игътибар балалар иминлегенә, аларның хокуларын яклауга багышлана. Юллар мәсьәләсе, сер түгел, кайда да өстенлекле проблема булып тора. Урындагы дәрәҗәдә хәл итәргә мөмкин булган мәсьәләләрне муниципаль иҗтимагый палата белән үзара хезмәттәшлектә хәл итү уңышлы бара. Үзем еш йөрим, үзем барып күрәм. Власть белән халыкның тыгыз бәйләнештә эшләве арта, – диде Данияр Абдрахманов.
Палата рәисе сүзләренә караганда, 2024 елда республиканың гражданлык җәмгыяте институтлары тарафыннан социаль өлкәгә, торак-коммуналь хуҗалыкка, гражданнарның хокукларына, сәламәтлек саклау һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагылышлы 4 096 мөрәҗәгать эшкәртелгән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да чара күрелгән һәм алар буенча җаваплар бирелгән. Халыкның кайбер мәсьәләләре консультацияләр бирү юлы белән хәл ителә.
Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов әти ролен арттыруга багышланган “Әти даны” конкурсының уңышлы баруын да билгеләп үтте. Былтыр анда 319 ир-егет катнашкан.  52 кеше “Әти даны” күкрәк билгесенә лаек булган.  Аларның иң яшенә 24 яшь булса, иң өлкәне 85 яшьлек ир-егет булган. Конкурсантларның бер дистәсе күпбалалы әтиләр булса, Бүздәк районыннан Айдар Газиев хатыны белән өч дистә бала тәрбияли. Бу конкурс быел да уза, анда катнашуга гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.

 2025 елда Башкортстанның гражданлык җәмгыяте институтлары гражданнарның 1500 мөрәҗәгатен эшкәртте. Алар арасында – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм, сәламәтлек саклау мәсьәләләре һәм башкалар.

Конференциядә катнашучылар республикада Мәктәп туклануы темасы буенча фикер алыштылар. 2024 елда Башкортстан Иҗтимагый палатасының Мәгариф комиссиясе республиканың 350 мәктәбендә туклану сыйфатына күзәтү үткәрде. Ул ата-аналарның, мәктәпләрнең һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең бердәм хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә туклануны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын һәм ата-аналардан шикаятьләр санының кимүен күрсәтте. Туклануны оештыруга намуссыз мөнәсәбәт очраклары контроль таләп итә. Иҗтимагый палата көллиятләрнең студентлар тулай торакларында туклану сыйфаты һәм яшәү шартлары мониторингын башлап җибәрде. Көллиятләрнең 30 проценттан артыгын колачлаган сораштыруда студентлар еш кына тулай торакларның торышына һәм яшәү кагыйдәләренә зарланды. Мөһим факт ачыкланды: студентларның ташламалы категорияләре (ятимнәр, күп балалылар, аз керемлеләр, инвалидлар, СВОда катнашучыларның балалары) күпчелек очракта кайнар ашау урынына акчалата компенсация алалар, бу аларның сәламәтлегенә бик үк яхшы тәэсир итми.

Элина ГАТАУЛЛИНА: Мониторинг уздырып торабыз. Мәктәп ашханәләре эшен яхшырту игътибар үзәгендә. Нәтиҗәләр бар һәм элек ризасылык очракларын ачыкларга чара күрергә туры килсә, хәзер ризасызлык очраклары нык кимеде. Норматив актлар буенча эшлибез, мәктәпләргә барабыз, узган һәр тикшерү нәтиҗәле булырга тиеш. Мәктәп уклану системасына зарланулар алай күп түгел. Хәзер туклану системасында эшне тагын да яшырак итү теләген белдерәләр. Һәрвакыт яхшырак итеп була. Без шул юнәлештә эшлибез.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас