Җәмгыять
24 апрель 2025, 16:20

Уфада “Креастан” форумы эш башлады

Уфаның “Арт-КВАДРАТ” креатив мәйданчыгында үзенчәлекле чара – “Креастан” форумында үзенчәлекле фикерләр яңгырады.

Уфада “Креастан”  форумы эш башладыУфада “Креастан”  форумы эш башлады
Уфада “Креастан” форумы эш башлады

Төбәкнең икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәте министры Рөстәм Моратов икътисад секторының үсеш стратегиясен тәкъдим итте. Министр үз чыгышында төбәкнең иҗади эшкуарларга  ярдәм итүгә уникаль мөнәсәбәтенә басым ясады.

Рөстәм Моратов сүзләренчә, бүген креатив индустрияләр мәдәният һәм сәнгать өлкәсе генә булудан туктый, икътисадый үсешнең көчле драйверына әверелә. Башкортстан бу юнәлешне үстерүдә сизелерлек адым ясады инде.

Республика башлыгы Радий Хәбиров креатив индустрия көнен гамәлгә куйган  беренче төбәк булды, дип билгеләп үтте спикер. Бәйрәм 8 августта булачак һәм масштаблы вакыйга — беренче Евразия креатив атнасының бер өлеше булачак. Бу чара тәҗрибә уртаклашу, проектларны презентацияләү һәм иҗади эшмәкәрлек өлкәсендә яңа чишелешләр эзләү өчен платформа буларак уйланылды.

Башкортстан эзлекле рәвештә креатив бизнес өчен инфраструктура төзи.

 - Без аңлы рәвештә “өстән аска” форматыннан баш тарттык. Һәр чәршәмбе безнең кампуста креатив бергәлек вәкилләре белән рәсми булмаган очрашулар уза. Беркетмәләрсез, вазыйфаи аерымлыкларсыз. Бу тере диалог, анда без тормышка ашырырга ярдәм итүче чын проектлар туа, — дип сөйләде Рөстәм Моратов.

    Мәгарифкә аерым игътибар бирелә. Башкортстанда өч креатив мәктәп ачылды, ә иң зур  югары уку йортларының берсе базасында беренче креатив индустрия институты төзелде.

    Министр һәр муниципалитетның үз иҗади үзенчәлеге бар, һәм хакимиятнең бурычы — шаблоннарны көчләп тагу түгел, ә җирле инициативаларга ярдәм итү, дип өстәде.

   “Стратегик инициативалар агентлыгы” АНО креатив икътисадны үстерү үзәге директоры Екатерина Черкес-Заде Русиядә иҗади икътисадны үстерүдәге төп адымнар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, соңгы ике ел бу өлкә өчен борылышлы булды: дәүләт креатив индустрияләргә ярдәм итүгә актив кушылды, бу инде беренче нәтиҗәләр китерде.

   Эксперт аңлатуынча, кайдадыр креатив индустрия актив компанияләр исәбенә үсә, ә кайдадыр бергәлек белән эшләү хисабына. Иң мөһиме – туризмны, территорияләрне, брендларны һәм башка юнәлешләрне үстерүдә ярдәм итү.

   Һәр төбәкнең үз үсеш юлы бар, әмма максаты бер: эшкуарлар әзер карарларны сайлап, күршеләренең уңышлы тәҗрибәсенә таяна алсын өчен шартлар тудыру.

   Креатив эшмәкәрлекне үстерү турында сөйләгәндә, стратегик инициативалар агентлыгы вәкиле Башкортстанның ярдәм итү инфраструктурасын булдыруда уңышлы тәҗрибәсен билгеләп үтте.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас