Җәмгыять
23 апрель 2025, 12:44

Үткәннәрдән сабак алып...

Павел Крашенинников Уфада «На пути к сверхдержаве» китабын тәкъдим итте.

Үткәннәрдән сабак алып...Үткәннәрдән сабак алып...
Үткәннәрдән сабак алып...

Уфаның «Торатау» конгресс-холында танылган хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинниковның «На пути к сверхдержаве. Сугыш һәм тынычлык чорында дәүләт һәм хокук. 1939-1953» катабы презентациясе үтте.

Уфадан тыш, элегрәк аны Ялтада, Мәскәүдә, Екатеринбургта, Түбән Новгородта, Волгоградта һәм Красноярскида тәкъдим иттеләр.

"Бу исемлектә хәзер республика башкаласы да булуы сөендерә. Илнең һәр төбәге уртак җиңүгә үз өлешен кертте, аларның һәркайсының үз тарихы, Бөек Ватан сугышы турындагы уникаль истәлекләре, үзенең бөек исемнәре бар. Башкортстан өчен бу, әлбәттә, легендар Миңнегали Шайморатов, Гази Заһитов, Муса Гәрәев, Миңнегали Гобәйдуллин, Александр Матросов, Мостай Кәрим, Наталья Ковшова һәм башка геройлар. Сугыш вакытында республикага 100дән артык сәнәгать предприятиесе, дистәләгән завод эвакуацияләнде. Фронтка киткән эшчеләрне беренче көннәрдән үк хатын-кызлар һәм яшүсмерләр алыштырды, һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең бу хезмәт батырлыгын без беркайчан да онытмаячакбыз», - диде РФ юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас