

Башкортстанда «Минем шәҗәрәм» тикшеренү эшләре конкурсы тәмамланды.
Шушы көннәрдә Башкортстанда «Минем шәҗәрәм» фәнни-тикшеренү эшләренең 8 нче ачык республика конкурсы тәмамланды. Быел конкурсның темасы "Минем бабаларым — Ватанны саклаучылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына" дип аталды.
Конкурс 7-11 сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары студентлары һәм 35 яшькә кадәрге яшьләр арасында үткәрелде.
Быелгы конкурс 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, шулай ук Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы һәм Башкортостан Республикасында МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары ярдәме елына багышланды.