

Уфада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров белән берлектә Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе конференциясе узды.
Конференция эшендә РФ Дәүләт Думасы Комитеты рәисе, «Русия юристлары ассоциациясе» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәистәше Павел Крашенинников, шулай ук Совет, Попечительләр Советы, башкарма комитет әгъзалары, Ассоциациянең республика территориясендә урнашкан җирле бүлекчәләре делегатлары катнашты.
Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Павел Крашенинников билгеләп үткәнчә, гражданнар хокукларын яклау һәм закон чыгару инициативалары өлкәсендә юристлар ассоциациясенең Башкортостан бүлеге башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора һәм хезмәттәшләренә алга таба эшчәнлекләрендә уңышлар теләде. Федераль рейтингта Башкортстан бүлеге беренче һәм икенче урыннарны алып, иң яхшы өчлеккә керә.
Министрлар Кабинеты башлыгы ике еллык эш чорына уңай бәя бирде һәм Русия юристлары Ассоциациясенең БРО рәисе вазифасына яңадан Ирина Панькинаны сайларга тәкъдим итте. Кандидатура бертавыштан хупланды.