

Башкортстанда яңа мактаулы исем булдырылды.
Башкортстанда беренче тапкыр "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. 21 апрельдә атналык оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров күпьеллык намуслы хезмәте һәм Башкортстан үсешенә керткән зур өлеше өчен республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Башкортстан Республикасының атказанган дәүләт һәм муниципаль хезмәте хезмәткәре» мактаулы исемнәренә Павел Качкаев, Виктор Пчелинцев һәм Салават Хөсәенов лаек булдылар. – Бүген, җирле үзидарә көнендә, без күпьеллык хезмәтләре белән республикабыз үсеше өчен күп эшләр башкарган кешеләргә беренче тапкыр яңа дәүләт бүләге тапшырабыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
- Шәһәр һәм район башлыклары-безнең таяныч җитәкчеләребез дип һәрвакыт әйтәм, без аларга өметләнәбез, аларга таянабыз. Җирле идарә командаларына уңышлар һәм муниципалитетларыбызга чәчәк ату телим, - диде Радий Хәбиров.
Фото: vatandash.ru