

«Иң ачык, ләкин ни өчендер иң еш игътибарсыз калдырылган фактордан башлыйк. Кайбер машина йөртүчеләр үз автомашиналары туктаган урында сыеклык эзләреннә ахыргача кул селтиләр. Моторлары начарланган, герметиклыгын югалткан машиналарда кара агым барлыкка килә. Зур кара күлдәвек гадәттә тишелгән картер аслыгыннан яки төзек булмаган май фильтры аркасында ага. Болай булса, юлны дәвам итәргә ярамый, һичшиксез май дәрәҗәсен тикшерергә һәм эвакуатор чакырырга кирәк», — дип аңлатты ул.
Шулай ук эксперт билгеләп үткәнчә, кызгылт яки яшькелт сыеклыклар автоматик күчмә тартмадан якичә вариатордан пәйда булуы ихтимал. Шуңа өстәп редуктордан яки внедорожниклардагы раздаткадан да агып чыга ала икән. Мондый хәлгә тарыганда исә, машина хуҗасы сервиска диагностикага китәргә тиеш.
"Әгәр күлләвек алгы бампер тирәсендә барлыкка килгән икән, бу радиатордан суыта торган сыеклык булу ихтималы зур. Мондый агым белән барырга мөмкин, ләкин бак яки радиаторда сыеклык дәрәҗәсен тикшерергә кирәк", - дип ачыклык кертте ул.
Әгәр тәгәрмәчләр янында сары тап барлыкка килсә, бу тормоз сыеклыгы булырга мөмкин. Бу очракта автоны эксплуатацияләргә ярамый.
Шул ук вакытта эксперт выхлопка игътибар итәргә киңәш итте. Әгәр ул кара төскә кергән икән, димәк, ягулык катнашмасы артык каты яки ягулык начар сыйфатлы булган. Зәңгәр төтен — яну камерасына май эләгүне аңлата. Машина йөртүчегә моның нәрсә белән бәйле булуын ачыкларга кирәк булачак.
"Әлбәттә, шофёр кайбер төзексезлекләрне билгеле бер шартларда гына яки гомумән очраклы рәвештә генә күрергә мөмкин. Һәрхәлдә, проблеманы белү һәм аны алга таба чишү өчен диагностика ясарга мөмкин", - дип йомгаклады Корнев.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Известия" сайты.