Җәмгыять
19 апрель 2025, 08:05

Уфада 4 паром кичүе эшли башлады

Бүгеннән халык өчен аеруча кирәкле булган паром кичүләре ачылды һәм Сипайловога су маршруты эшли башлады.

Уфада 4 паром кичүе эшли башладыУфада 4 паром кичүе эшли башлады
Уфада 4 паром кичүе эшли башлады

Уфа елга кичүләре хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгеннән «Трамплин», «Сипайлово», «Дудкино» һәм «ДОК» кичүләре эшли. Шулай ук «Сипайлово – Зеленый мыс – Сипайлово» эчке су транспортының шәһәр маршруты үз эшчәнлеген башлады.

Тагын 2 кичү май аенда ачылачак. «Козарез» кичүе 1 майдан эшләячәк. «ДОК» йөк-пассажир кичүе 16 майдан эшен җанландырып җибәрүе көтелә.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ" архивы.

Уфада 4 паром кичүе эшли башлады
Уфада 4 паром кичүе эшли башлады
Автор:
Читайте нас