

Белорет районы башлыгы итеп Азат Хәкимов билгеләнгән. Моңа кадәр ул Уфаның Октябрь районы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли иде.
Белорет районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы буларак ул 24 марттан тотынган инде.
Азат Хәкимов 1983 елның 3 ноябрендә Әбҗәлил районының Аскар авылында туган. Башкорт дәүләт аграр университетын 2006 елда тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 2006 елда «БагРЭС» компаниясендә башлый. 2023 елның октябреннән алып Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып башлый.
Азат Хәкимов өйләнгән, тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр.
Чыганак: Башинформ.