Ел саен иң күп үлән яндыру очраклары май-июнь айларында, коры һава торышы вакытында, яңа үлән барлыкка килмәгән вакытта була. Урман янгыннары гаять зур тизлек белән тарала һәм киң елгалар, күлләр, юллар аша җиңел үтеп китә. Урман янгыннары еш кына ял итү урыннарында сүнмәгән учак яки тәмәке төпчекләрен калдыручыларның гаебе белән килеп чыга.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсе гражданнарга янгын куркынычы булган сезонда урманда нәрсәләр тыелуы турында искәртә:
- ачык уттан файдаланырга;
- майланган яисә янучан матдәләр сеңдергән материал калдырырга;
- ягулык салына торган машиналар янында тәмәке тартырга;
- шешә яисә пыяла кыйпылчыклары калдырырга, чөнки алар яндыргыч линза кебек эшли ала;
- агач астында, урман аланнарында үләннәрне, шулай ук кырларда, урманда камылларны яндырырга;
- яшь ылыслы үсентеле урыннарда, торфяникларда, урман полосаларында, коры үләнле урыннарда, агач ябалдашлары астында, шулай ук зарарланган урманнарда учак ягарга.
Янгын куркынычы булган сезонда бакчалары булган гражданнарга:
- бакчачылык участокларында һәм аларга якын территорияләрдә коры үләнне һәм чүп-чарны яндырмаска;
Бу катлаулы булмаган киңәшләрне үтәп, сез янгынга юл куймаячаксыз һәм табигатьне уттан коткарачаксыз.